news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Касыйм шәһәре мэры белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты

Равил Әхмәтшин Касыйм шәһәре мэры белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты
Фото: Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Касыйм шәһәре мэры Иван Бахилов белән очрашты. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр округы башлыгы кунакка тарихи һәйкәлләрне, туристик мәгълүмат үзәген, «Конфеста» һәм «Касимов-Древ» предприятиеләрен, инвестицион мәйданчыкларны күрсәтте.

Яклар Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек, шул исәптән Татарстанның Алабуга районы һәм Касыйм шәһәр округы арасындагы планлаштырылган килешүнең нечкәлекләре хакында фикер алышты. Татарстан Республикасы һәм Рязань өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү 2021 елның гыйнварында имзаланган иде. Равил Әхмәтшин искәрткәнчә, килешүдәге бурычларның берсе – уртак проектлар әзерләү һәм гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү.

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиленең Касыйм шәһәренә сәфәре мэр белән бергә 2022 елның июнендә ачылган Сөембикә ханбикә һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Проект Россия мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырылды. Өч метр биеклегендәге бронза скульптура Ока елгасы буенда, Хан мәчете һәм Касыйм ханы Шаһгали мавзолее янындагы скверда урнаштырылган. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Сөембикә гомеренең соңгы елларын Касыйм шәһәрендә үткәргән һәм шунда җирләнгән.

Равил Әхмәтшин һәм Иван Бахилов Касыйм шәһәренең Татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәгендә булды. Аларны Рязань өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев каршы алды һәм үзәк эшчәнлеге хакында сөйләде.

ТР вице-премьеры һәм Касыйм шәһәре мэры Татар зиратында да булды. 1906 елда Касыйм сәүдәгәре Дуймакаев зират территориясен киңәйтү, кирпечтән койма тоту өчен акча бүлеп биргән. Биредә бай касыйм татарлары: Ишембаевлар, Шакуловлар һәм Янбаевларның борынгы һәйкәлләре һәм тәкыяләре сакланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100