Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Әхмәтшин Иракның Мәскәүдәге яңа илчесен Татарстанга чакырды
ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Иракның Россиядәге яңа илчесе Абдул-Кәрим Хашим Мостафа белән очрашты. Ул дипломатны Татарстанга килергә чакырды, дип хәбәр итә Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте.
Абдул-Кәрим Хашим Мостафаның моңарчы ике тапкыр Татарстанга килгәне бар. ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллегенә исә аның беренче тапкыр килүе.
«Дипломатик миссиягезне Татарстанга сәфәрдән башларсыз, дип өметләнәбез. Сез 2007 елда килеп киткәннән соң республика һәм аның башкаласы бик нык үзгәрде. Сез үзегез өчен бик күп яңалыклар ачачаксыз», - дип белдерде Равил Әхмәтшин.
«Ирак белән сезнең республика арасында аерым мөнәсәбәтләр. Безнең очрашу мәдәният, мәгариф, медицина һәм сәүдә өлкәләрендәге мөнәсәбәтләрне киңәйтергә һәм ныгытырга ярдәм итәр, дип ышанам. Минем Татарстанга киләсем, төбәк һәм аның предприятиеләре белән танышасым, Болгарга барасым килә», – дип җавап бирде аңа Ирак илчесе.
Фото: Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз