news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Равил Әхмәтшин Бурденко исемендәге госпитальдә дәваланучы яралы хәрбиләр янына килде

Равил Әхмәтшин Бурденко исемендәге госпитальдә дәваланучы яралы хәрбиләр янына килде
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ватан Геройлары көне алдыннан Н.Н.Бурденко исемендәге төп хәрби клиник госпитальдә нейрохирургия үзәгендә дәваланучы яраланган хәрбиләр янына килде. Бу хакта вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрбиләр янына шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм «Татарстан логистикасы һәм автомобильдә йөк ташу» компаниясе җитәкчесе Михаил Левашов та килде.

Татарстан делегатларын нейрохирургия үзәге башлыгы – госпитальнең баш нейрохирургы, медицина фәннәре докторы Шамил Гыйззәтуллин каршы алды һәм озата йөрде.

Яраланган хәрби хезмәткәрләр һәм табиблар белән очрашу холлда узды. Республика вәкилләре шулай ук палаталарда ятучы каты яраланган пациентларның да хәлен белде.

Равил Әхмәтшин хәрбиләргә тизрәк савыгуларын һәм туганнарына янына кайтуларын теләде. Наил Мәһдиев табибларга һәм шәфкать туташларына профессиональлекләре, «оста куллары һәм игелекле йөрәкләре» өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда шулай ук Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы Евгений Крюков та катнашты. Ул элек Бурденко исемендәге госпитальне җитәкләде. Крюков дәваланучыларга тизрәк терелеп бетеп чыгуларын теләде.

Казан артистлары Георгий һәм Олег Цыпцыннар дәваланучылар һәм табиблар өчен берничә җыр башкарды, аларның кайберләре Татарстанга багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot