news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Белгород өлкәсендә махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашты

Равил Әхмәтшин Белгород өлкәсендә махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашты
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Белгород өлкәсенә сәфәр кылды һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанлылар «Север» гаскәри берләшмәсе хәрбиләре белән очрашты, аларга йөк автомобилендә махсус техника һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр алып килде. Делегация әгъзалары очрашкан хәрбиләрнең төп өлеше – тумышы белән Татарстан Республикасыннан. Алар – контрактниклар, махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр.

Делегация составына шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, запастагы полковник, меценат Рафаэль Фәизов, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшләр идарәчесе Рөстәм Әмирханов керде. РФ Саклану министрлыгыннан Белгород өлкәсенә генерал-лейтенант Алексей Лемякин да килде, ул махсус операциядә катнашучыларга медальләр тапшырды.

Алдынгы хәрби хезмәткәрләр Равил Әхмәтшин кулыннан армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Татарстан вәкиллеге заказы буенча эшләнгән истәлекле медаль, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук бүләкләр алды.

Очрашу делегация әгъзалары һәм хәрбиләрнең чәй табыны янында татар тәм-томнары белән сыйлануы һәм дусларча аралашуы белән дәвам итте. Теләгән һәркем олы кунакларга һәм хәрби башлыкларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Татарстанлылар хәрбиләргә сабырлык һәм тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100