news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәислегенә бердәнбер кандидат

Равил Гайнетдин - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәислегенә бердәнбер кандидат
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бу шимбәдә, ягъни 21 сентябрьдә, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII корылтае узачак. Рәис сайлауга бер генә кандидат - хәзерге рәис, мөфти, шәех Равил Гайнетдин кандидатурасы гына бар.

2024 елның маенда Россия мөселманнары Диния нәзарәте пленумында рәис сайланачагы турында игълан ителде һәм кандидатлар үзләрен тәкъдим итә алалар иде. Әмма Равил Гайнетдиннән башка кандидатлар булмаган.

Корылтайга 62 төбәктән 131 делегат килер дип көтелә. Алар – төбәкләрдәге Диния нәзарәтләре, мөселман оешмалары һәм ислам уку йортлары вәкилләре. Алар иртәгә, 20 сентябрьдә, Диния нәзарәтенең эшче органнарын, 21 сентябрьдә рәисне һәм аның беренче урынбасарын сайлачак.

Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, кандидатлар тәкъдим итү ачык булуга карамастан, рәислеккә барырга теләк белдергән бер кеше дә булмаган.

«Шуңа күрә альтернативасыз уза. Без үзебез Равил хәзрәттән сорадык, зинһар, хезмәтегезне дәвам итегез, дидек. Равил хәзрәт китәм, булды, пенсиягә чыктым, егетләр, сезне үстердем, инде сез булыгыз диюеннән хәтта куркабыз да. Без мөфти хәзрәтнең дәрәҗәсен аңлыйбыз, без аның дипломатлар белән үзен ничек тотканын күрәбез. Без аңлыйбыз – аңа альтернатива булырлык кеше юк. Аны сайлый алсак, без риза һәм канәгать», – диде Дамир Мөхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Равил Гайнетдин 1949 елның 19 августында Питрәч районы Шәле авылында туган. Телевидениедә режиссер булып эшләп алгач, 1979 елда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә укый. Казан мәдрәсәсендә имам булып эшли, 1987 елда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйбы итеп сайлана. 1994 елда Россиянең Үзәк Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе (1998 елдан – Россия мөселманнары Диния нәзарәте). 1996 елда Россия мөфтиләр шурасы рәисе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100