Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рауза Солтанова Геннадий Макаровка шәхси остаханә булдырырга киңәш итте
«Геннадий Макаров сирәк һөнәр вәкиле - этномузыка белгече. Республикада алар бармак белән генә санарлык», - диде сәнгать белгече
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова татар халкының уен коралларын эшләү буенча фольклорчы-галим Геннадий Макаровның шәхси остаханәсен булдырырга киңәш итте.
«Сәнгать рәссамнар берлегендә миңа бу мәсьәләне күтәрергә кирәк, чөнки Сезгә зур остаханә кирәк. Бүгенге көндә музыка уен коралларын ясаучы осталар бик сирәк, ә Геннадий Михайлович осталарның остасы. Өйдә генә эшләп ятып булмас. Сез минем белән килешерсез дип уйлыйм», - диде ул Геннадий Макаровның юбилей кичәсендә.
Рауза Солтанова фикеренчә, Геннадий Макаров сирәк һөнәр вәкиле - этномузыка белгече. «Республикада алар бармак белән генә санарлык. Ул бөтен төрки дөньяны барлый. Җыйган материаллары тузан җыеп ятмый, барысы да гамәли кулланышта», - диде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз