news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауза Солтанова: Бакый Урманче белән Дәрдемәнднең фикер йөреше охшаш булган

Татар китабы йортында Дәрдемәнд һәм Бакый Урманче иҗатларындагы охшашлык турында сөйләштеләр.

Рауза Солтанова: Бакый Урманче белән Дәрдемәнднең фикер йөреше охшаш булган
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сәнгать белгече Рауза Солтанова Бакый Урманче белән Дәрдемәнднең фикер йөреше уртак булган дигән фикердә.

Аның сүзләренчә, 1950-1960 елларда Бакый Урманче Дәрдемәнд шигырьләренә иллюстрацияләр ясый һәм Бакый Урманченың Дәрдемәнд иҗатына мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Бу хакта Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова Татар китабы йортында узган Дәрдемәнд һәм Бакый Урманченың иҗатына багышланган иҗади очрашуда әйтте.

«Дәрдемәнд шигырьләрендә төсләр ярылып ята, ул төсләр белән күзаллый. Куе-куе язылган сүзләре төсләр өермәсен китереп бастыра. Бакый Урманче да шигырьләр язган. Икесенең дә шигырьләре музыкага ята, җыр булып яңгырый ала. Урманченың да фикер йөреше шундый. Алар бер-берсен бик яхшы тулыландыра. Аларның рухлары туры килә», — дип аңлата сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Аның фикеренчә, киенү стиле ягыннан да Дәрдемәнд образы хәзерге заман зыялылары өчен үрнәк.

Очрашуда катнашкан әдәбият белгече Зөфәр Рәмиев Дәрдемәнднең иҗаты озак еллар тиешенчә бәяләнмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, шагыйрь иҗаты җыентыкларда да басылмаган. «Хәзер ул күренекле классикларыбыз белән бергә карала», — диде ул.

  • Татар китабы йортында Дәрдемәндкә багышланган «Видагъ» күргәзмәсе дә оештырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100