news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рауза Солтанова: Афишалар татар театрының репертуарын өйрәнүдә ярдәм итә

Рауза Солтанова: Афишалар татар театрының репертуарын өйрәнүдә ярдәм итә
Салават Камалетдинов

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сүзләренчә, архивларда сакланган афишалар театр дөньясын өйрәнүдә ярдәм итә.

«Без татар театрының репертуарын тулысынча белмибез. Афишалар аны өйрәнүдә ярдәм итә. Гомумән, афиша - тарихи документ, театр өлкәсендә эшләүчеләр өчен кызыклы мәгълүмат чыганагы. Анда мәдәниятнең үсеш чорлары да, матур язу сәнгатенең үзгәрүе дә чагыла», - диде ул Шәрык клубында узган очрашуда.

Аның сүзләренчә, афишаларда театрда кулланылган декорация, реквизитлар турында мәгълүматны да табарга була.

«Анда хәзерге маркетинг алымнары да чагыла. Яшьләрне җәлеп итү, төрле предприятиеләр белән эшләү формалары күренә. Төрле категорияләр өчен ташламалар, абонементлар булган», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Белгеч сүзләренчә, афишалар үзләре дә сәнгать әсәре кебек кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткән. Беренче афиша 1905 елда чыккан булган, хәзерге вакытта аның репродукциясе бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot