Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рауза Хәйретдинова: Җырлы образ башкаручы артистларда моң юк!
Легендар татар сәхнәсе йолдызы 90 яшендә дә театр сәнгате белән кызыксынып яши.
(Казан, 10 октябрь “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елның гыйнварь аенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдиновага 90 яшь тулачак. Гомерен татар сәхнәсенә багышлаган Рауза ханым бүген дә татар сәнгате белән кызыксынып яши.
“Туксан яшемә җитсәм дә, спектакльләрне карап барам, - ди Рауза Хәйретдинова. - Бик тәнкыйть белән карыйм әле мин аларны. Кайбер спектакльләрдә коры тавыш белән генә җырлыйлар, моң юк. Күбесе хәтта тын да ала белми. Сүзләренең мәгънәләре аңлашылмый. Пауза тота алмаулары белән дә үзәкне өзәләр. Еш кына татар көйләрендә бормалар дөрес алынмый. Гомер буе җырлы рольләр башкардым. Дөрес, соңга таба характерлы, трагик образларны да тудырырга туры килде”.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз