news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рауфаль Мөхәммәтҗанов: «Сөембикә» операсын кую 2018 елның икенче яртысында планлаштырыла

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бу сезонны 20 сентябрьдә «Пиковая дама» премьерасы белән ача.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры яңа сезонны 20 сентябрьдә «Пиковая дама» премьерасы белән ача. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта театр директоры Рауфаль Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

«Безнең театрның нигезе – классика. Шуңа күрә гыйнварда яңа “Набукко” спектакль-операсы куелу көтелә. Нуриев фестивале “Баядерка” белән ачылачак», – дип белдерде театр директоры.

Аның сүзләренчә, «Сөембикә» операсы буенча эш дәвам итә. «Бу бик катлаулы эш. Хәзер аранжировщик килде, тулысынча спектакльнең музыкаль эшләнеше ясалачак. Опера 2018 елның икенче яртысында куелыр дип планлаштырыла», – дип сөйләде Рауфаль Мөхәммәтҗанов.

«Тормышка ашмаган эшләр дә бар. Менә инде алты-җиде ел безне Бангкок фестиваленә чакыралар, әмма безнең мөмкинлек булмады», – дип өстәде театр директоры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100