Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәүф Хәсәнов: «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы татар милләтен берләштерә
Бүген Казанның «Kazan Palace by Tasigo» залында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узды. Форумга Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр килгән иде. Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов шундый чараларның татарларны милләт буларак берләштерүен әйтте.
«Бу чаралар бик мөһим, чөнки ул татар милләтен, эшмәкәрләрен һәм шәхесләрен берләштерә торган чара. Татарлыгыбызны күңелебез белән тану – ул һәммәбездән дә шәхес ясый. Әгәр без, мәсәлән, телебезне югалтсак, әдәм баласы әдәп-әхлагын югалта, ә аның артыннан дин югала. Ә дин югала икән, халык гомуммассага кушылып китә һәм аермалыгын югалтып, халык буларак бетә», – диде ул.
Ул халыкның милләт буларак саклануы динен һәм телен белүче балалар тәрбияләүдән тора, диде.
«Шул булмасын өчен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай ди: «Һәрберегезнең көтүе бар, шул көтүнең сез көтүчесе. Аллаһы Тәгалә каршына баргач, сез көтүегез өчен җавап бирәсез». Ничек җавап бирәбез? Бездән соң кемнәр калды: динебезне халкыбызны күтәрүче балалармы, әллә бүтән милләткә ашлама булган, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне югалткан балалар калдырдыкмы? Менә шуның турында уйларга кирәк», – диде аксакаллар шурасы рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз