news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ратмир Шәйдуллин ТР прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Моңарчы ул Казан каласы Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе булып эшләде

  (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Ратмир Шәйдуллин ТР прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. ТР прокуроры Илдус Нәфыйков тиешле боерыкны имзалады, дип белдерелә ведомство сайтында.

Элек бу вазифаны Модест Фатыйхов биләгән, хәзер ул – Казанның Совет районы прокуроры.

Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Шәйдуллинны күзәтчелек ведомствосы коллективына тәкъдим итте.

Ратмир Фәрит улы Шәйдуллин 1980 елның 25 мартында ТАССРның Түбән Кама шәһәрендә туган. 2002 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге КДУ ның юридик факультетын тәмамлаган.

2001-2004 елларда «Аудит-Советник» ҖЧҖ ндә юрист һәм «Татюринформ» фирмасында юрист-консультант, «ЮрИнфо» ҖЧҖ юридик фирмасы директоры булып эшли.
2004-2005 елларда – ТР Нотариаль палатасы Казан нотариаль округы стажеры;
2006-2009 елларда – Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы укытучысы, өлкән укытучысы, дәүләт тарихы һәм хокук кафедрасы доценты.
2010-2012 елларда – Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе, Казан прокуроры ярдәмчесе.
2012-2013 елларда – Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.
2013 елның сентябреннән Казан каласы Башкарма комитетында җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе булып эшләгән.

Юридик фәннәр кандидаты, доцент, Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы дәүләт тарихы һәм хокук кафедрасы мөдире.

Өйләнгән, ике баласы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot