news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ратмир Галиуллин Әлмәтнең яңа хәрби комиссары итеп билгеләнде

Ратмир Галиуллин Әлмәтнең яңа хәрби комиссары итеп билгеләнде
Фото: Әлмәт районы администрациясе матбугат хезмәте

ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең яңа хәрби комиссары итеп Ратмир Галиуллин билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ»га район администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Ратмир Галиуллинга яңа вазифада уңышлар теләде.

Ратмир Галиуллин Казанда туган. 2010 елда РФ Кораллы көчләре гомумгаскәри академиясенең Казан филиалын яхшы билгеләргә тәмамлаган.

Училище тәмамлаганнан соң Үзәк хәрби округында төрле команда вазифаларында хәрби хезмәт үтәгән. 2022 елда штаб башлыгы – Екатеринбургтагы хәрби часть командиры урынбасары вазифаларын башкарган, ә 2023 елның августында аның командиры итеп билгеләнгән.

Махсус хәрби операция катнашучысы. Ведомство һәм дәүләт бүләкләренә ия. Өйләнгән, хатыны белән дүрт бала үстерә.

Агентлык хәбәр иткәнчә, ТР Әлмәт районының элеккеге хәрби комиссары Руслан Корников 700 мең сум ришвәт алган өчен кулга алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot