news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Расыйх Габдрахманов: Конкуренция булган очракта гына көрәш үсәчәк

Расыйх Габдрахманов: Конкуренция булган очракта гына көрәш үсәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казан шәһәре Көрәш федерациясе җитәкчесе Расыйх Габдрахманов башкалада көрәш командалары арасында конкуренциягә кагылышлы сорауга җавап бирде. Аның фикеренчә, бүген татар көрәшендә конкуренция зур. Бу хакта ул «Казан шәһәре Кубогы» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында белдерде.

«Хәзер татар көрәшендә конкуренция бик зур, монополист кына булып бетеп булмый. Алай булырга тиеш тә түгел, без шуның өстендә эшлибез. Конкуренция булган очракта гына көрәш үсәчәк. Шуның өчен Казанда «Зилант» (Казанда төрле район көрәшчеләреннән җыелган команда – ТИ.) кына булырга тиеш түгел, хәзер Совет районын да күтәрергә кирәк, аларның үзләренең командалары булырга тиеш, башка районнарда да командалар оешыр дип көтәбез», – диде ул.

Аның сүзләренчә, башкалада көрәш буенча ким дигәндә 4 көчле команда булырга тиеш.

«Шуңа күрә без хәзер олылар арасында да, яшьләр арасында да эш алып барабыз. Яшьләрне ничек тә булса ярышларга чыгару турында уйлыйбыз. Мин Арчаларга, Кукмарага карап сокланам. Көрәшчеләрнең үзләрендә омтылыш зур булырга тиеш. Казан шәһәре Көрәш федерациясе башка районнарга дә ярдәм итәргә тырыша, эш Казанда гына бармый, башка районнарга, төбәкләргә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Ул безнең балалар, безнең көрәш бит инде, булдыра алганча аларга да ярдәм итәргә кирәк», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

  • 18 апрель көнне Казанның Бокс һәм өстәле теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узачак. Бәйгедә Казанның 7 районыннан 120 артык көрәшче катнаша. Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60 кг хәтле, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 130 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышачак. Ярышта Казанда яшәүче спортчылар, башкалада укучы студентлар, моңа кадәр Казан шәһәре өчен көрәшкән спортчылар катнаша ала. Ярышларда 9 үлчәү авырлыгында 27 җиңүче ачыкланачак. I урынга – 20, II урынга – 15 һәм III урын өчен 10 мең акчалата бүләкләр тапшырылачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100