news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссамнарны татар гаиләләре турында документаль комикс җыентыгын әзерләргә чакыралар

Татар гаиләләре турында документаль комикслар җыентыгын әзерләү эше башланган. Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов иллюстратор, рәссам, комиксист, рәсем энтузиастларын ачык чакыруда катнашырга чакыра.

«Моның өчен сылтамага басып гариза тутырырга һәм аны 2024 елның 21 декабренә кадәр җибәрү сорала», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Комикслар җыентыгында дүрт гаилә, дүрт хикәя, дүрт рәссам урын алачак: Россиядә төрки дөнья өчен беренче газетасын нәшер итүчеләре, мөхәррирләре һәм журналистлары – Исмәгыйль Гаспринский һәм Зөһрә Акчурина, хатын-кызлар өчен татар мәктәбен ачучылар – Сөйләман һәм Фатиха Аитовлар, режиссер династиясенә нигез салучылар – Рәхим һәм Кашифә Тумашевлар, шагыйрь Хәсән Туфан һәм актриса Луиза Сәлиаскәрова, аларның фаҗигале тормышы», – диелә Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100