Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәссам Ильяс Айдаровка мөфтиятнең «Бердәмлек» медале тапшырылды
Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә күренекле архитектор һәм рәссам Ильяс Айдаровка мөфтиятнең «Бердәмлек» медале тапшырылды.
Бүләк РФ һәм ТР мөселманнары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә, мөселман өммәтенең гомуми белем бирү һәм интеллектуаль потенциалын арттыруга керткән зур өлеше, мәчет рәсемнәрен Халыкара галәм станциясенә җибәреп, Гиннес рекордлар китабына керткәне өчен тапшырылды, дип яза ТР Диния нәзарәте.
Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов сәламләде һәм аны дәрәҗәле медальгә лаек булуы белән тәбрикләде.
- Ильяс Айдаров – Россия Федерациянең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шулай ук Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес.
Бүгенге чарада Ильяс Сәйяр улы Айдаровның мөселман өммәтенең гомуми белем бирү һәм интеллектуаль потенциалын арттыруга керткән өлеше билгеләп үтелде, киләчәктә дә мөфтият һәм мәчетләр белән бердәм хезмәттәшлек алып бару теләге җиткерелде.
Шунысын искәртеп узарга кирәк, Ильяс Айдаров – кешелек тарихында картиналары күргәзмәсе Халыкара космик станциядә узган беренче рәссам. 2005нче елда космоска Казан мәчетләре, Казанның һәм Шәһре Болгарның башка истәлекле урыннары – акварель һәм карандаш белән ясалган рәсемнәр җибәрелә.
Бу картиналарның күчермәләрен Ильяс Сәйяр улы «Казан Нуры» мәчетенә бушлай тапшырды. Әлеге картиналар нигезендә 2024нче елга мөселман бәйрәмнәре язылган стена календарьлары чыгарылачак һәм аның бер өлеше мәхәллә кешеләренә бушлай таратылачак.
«Казан Нуры» мәчете янындагы «Шамил» мәдрәсәсендә рәссамның картиналарын космоска алып киткән космонавтларның автографлары куелган сәяхәтче-картиналарны күрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз