Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәссам Ильяс Айдаров үзенең картиналарын «Төньяк» группировкасы хәрбиләре өчен тапшырды
Россиянең атказанган рәссамы һәм Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда Татарстан вице-премьеры һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Очрашу вакытында рәссам үзенең картиналарны махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә тапшыру идеясе турында сөйләде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте
Махсус хәрби операция зонасына даими баруларын белеп, ул Равил Әхмәтшиннан Ленинград хәрби округы һәм «Төньяк» группировкасы командующие генерал-полковник Александр Лапинга 8 картинаны тапшыруын сорады.
«Без Россия гаскәрләренең Курск өлкәсен азат итүләрен белеп шатландык. Блиндаждагы картиналарым безнең егетләрнең кәефен һәм сугышчан рухын күтәрсә, аларның игътибарын сугышчан көннәрдән бераз читкә юнәлтсә, мин бик шат булыр идем. Мин хәрбиләр өчен «махсус хәрби операция» сериясеннән һәм безнең тыныч тормышыбыз сюжетлары белән дүртәр картина тапшырам, алар тиздән әйләнеп кайтыр дип өметләнәм. Аларны җиңү белән исән-сау көтәбез», - диде Ильяс Айдаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз