«Татар темасына иҗат итү теләге үзеннән-үзе барлыкка килде. Мәктәптә укыганда ук тугандыр ул. Мәктәп программасында татар мәдәнияте җитми иде.
Әдәбият дәресендә Габдулла Тукай турында укыдык. Шунда мин укытучыдан класс алдында аның шигырен яттан сөйләргә сорадым. Нәкъ шул вакытта классташларым минем татарча сөйләшкәнемне белделәр. Тормыштагы шундый хәлләр дә кешене үз халкының мәдәнияте белән күбрәк кызыксынырга этәрәдер инде.
Җиденче класста укыганда татар мәктәбенә күченергә булдым. Дөресен генә әйткәндә, бу теләк иртәрәк тә бар иде. Әмма мәктәп ерак урнашканган күрә күченергә мөмкинлек булмады. Соңрак төп укыту теле русча булса да, татар мохите көчле булган мәктәпкә күчә алдым.
Мәктәптә укыганда бер нәрсәгә игътибар иттем: өйдә татарча сөйләшкән балалар мәктәптә дә туган телләрендә иркенләп аралашалар иде. Дәресләрдә дә өйләрендә татар телендә аралашкан балаларның теле сизелерелек аерылып тора иде», – ди ул.
Гүзәл Хәйбуллова белән «Интертат» сайты өчен Милена Новикова сөйләшкән.