news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Заһидуллин Таганрог театрында спектакль чыгара

Рәшит Заһидуллин Таганрог театрында спектакль чыгара
Татар-информ/архив

Тинчурин театрының элеккеге режиссёры Рәшит Заһидуллин Таганрог театрында спектакль чыгара. Чехов исемендәге Таганрог театры яңа сезонын бүген әлеге спектакль белән ача.

Театр сайтындагы мәгълүмат буенча, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артитсы Рәшит Заһидуллин Таганрог шәһәре театрында Италия драматургы Эдуардо Скарпеттаның «Голодранцы и аристократы» комедиясен куя.

Спектакльнең куючы рәссамы – Казан рәссамы Әсәл Исмәгыйлева.

Театр музыкага, биюләргә һәм театраль костюмнарга бай булган күңелле спектакль вәгъдә итә.

Рәшит Заһидуллин 1993-2019 елларда Тинчурин театрының баш режиссеры булып эшләде. Соңрак ул Волгоград театрында, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә спектакльләр куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot