news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһаповның туганы Рәүф Ваһапов: Абыебызга шундый матур урында һәйкәл урнаштырылган

Бүген Түбән Новгородтан килгән Рәүф Ваһапов җырчы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу тантанасында катнашты. "Абыебызга шундый матур урында һәйкәл урнаштырылган", - дип бәяләде ул чарада. 

Рәүф Ваһапов - Рәшит Ваһаповның бертуган абыйсының оныгы. Түбән Новгородның Кызыл Октябрь районында мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшли. 

"Нижгар өлкәсендә яшәүче Ваһаповчылар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Татар музыкасы өчен изге урында, филармония белән янәшә, абыебызга шундый матур һәйкәл урнаштырылган. Һәйкәлне булдыручыларга рәхмәт. Без горурланабыз, без бәхетле", - дип Рәүф Ваһапов тантанада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. 

Гөлнар Гарифуллина видеосы

"Башка төбәктә яшәсәк тә, Татарстанда татар телен, мәдәниятен, тарихын саклау өчен күп эш башкрылуын күрәбез. Татар мәдәниятен саклап калу эшендә киләчәктә дә зур уңышлар теләр идек", - диде Рәүф Ваһапов.

 

Фото: © ТР Президенты матбугат хезмәте

Ул туганына куелган һәйкәлне бик ошатканын әйтте. "Һәйкәл бик ошады. "Җыр ул дога" дигән сүз бар бит. Ул җырлый да, Аллаһ каршында да басып тора", - диде Рәүф Ваһапов "Татар-информ" хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, нәселләрендә бүтән җырчылар юк. "Алты яшьлек кызым җырчы булыр дигән өметем бар", - диде. 

Тантана тәмамлангач, Рәүф Ваһаповтан чарага килгән казанлылар Рәшит Ваһаповның балалары турында да сорашты. Ул җырчының 54 яшендә Казанда операция өстәлендә үлгәнен искәртте. "Беренче хатыныннан бер кызы бар, аның белән элемтәбез юк, аның турында әйтә алмыйм. Икенче хатыныннан ике малае бар, алар икесе дә быел вафат булды Сырхаулап үлеп киттеләр", - дип сөйләде.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100