news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тосно шәһәрендә Рәшит Ваһаповның 115 еллыгына багышланган искә алу кичәсе булды

Ленинград өлкәсендәге Тосно шәһәр җирлегенең Ушакин ял итү һәм халык иҗаты үзәгендә бөек татар җырчысы һәм музыканты, ТАССР халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татарлар порталы хәбәр итә.

Сценарий драматургиясендә аның турында документаль фильм, шулай ук аның күпкырлы, иҗади тормышы турында истәлекләр һәм автобиографик мәгълүматлар файдаланылды. Сания ханым Ишкинина җитәкчелегендәге «Шатлык» вокаль ансамбле башкаруында борынгы татар җырлары, шулай ук Казан шәһәрендә «Сандугач» халыкара конкурсының лауреаты Айлин Хәбибуллина башкаруындагы җырлар яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100