news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленә гаризалар кабул ителә
Фото: © "Татар-информ"

Яшь башкаручыларны Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашырга чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

Бәйге Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырыла.

Конкурс халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.

ХX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү 7 апрельга кадәр дәвам ителә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны vagapovfond.ru сайтында тутырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot