news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Низамов: Юлламада күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә республика өчен бик мөһим

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасы турында фикере белән уртаклашты.

«Рөстәм Нургалиевич юлламасында күтәргән барлык мәсьәләләр дә актуаль, аерым игътибарны үземә якын булган өлкәләргә – архитектура-төзелеш һәм мәгариф өлкәләренә юнәлттем. Бу юнәлештә безнең конкрет максатлар бар, аларга ирешү өчен көч куярга кирәк. Бүгенге көндә тагын бер мөһим өлкә – цифрлаштыру. Без әлеге юнәлештә болай да уңышлы эшлибез. Әмма без алдынгы технологияләрне уңышлы куллануда беренче булырга тиеш, бу – безнең максат. Югары уку йортларына да шушы юнәлештә эшләү мөһим. Архитектура университеты да әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып бара», – дип белдерде ректор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Казаныбызның, районнарыбызның паркларын, җәмәгать урыннарын күбәйтү, төзекләндерү турында фикер дә аеруча зур игътибарга ия дияр идем. Бу – аеруча да районнарыбызда яшәүчеләр өчен актуаль. Юлламада күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә республика өчен бик мөһим. Без барыбыз да әлеге юнәлешләрне ныгыту, үстерү өчен зур көч куябыз. Республикабыз уңышы өчен эшлибез», – диде Рәшит Низамов.

news_right_1
news_right_2
news_bot