news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Минһаҗев: Казанда педуниверситетны бетерү - зур ялгышлык, янәдән оештырырга кирәк

Рәшит Минһаҗев: Казанда педуниверситетны бетерү - зур ялгышлык, янәдән оештырырга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗев педагогика университетын янәдән оештырырга кирәк дигән фикерен җиткерде.

«Казанда педуниверситетны бетерү ул зур ялгышлык булды. Хәзер елап йөрергә кирәк түгел, ә бу университетны кабат тергезергә кирәк. Укытучыны университетта аерым әзерләргә кирәк, педуниверситет ул аерым булырга тиеш. Шуңа күрә әле хатаны төзәтергә соң түгел. Хата ясау – бер хәл. Әмма хатаны танып, төзәтү – ул батырлык. Моны җитәкчеләребез аңласыннар иде, төзәтсеннәр иде. Бу да милли үзаңны, тарихи үзаңны кайтаруда бер адым булыр иде», – диде ул.

Рәшит Минһаҗев фикеренчә, безнең мәктәпләрдә татар мәгариф системасы юк. Дәүләт кулына күчү белән, татар мәгариф системасы җимерелде, ди ул.

«Революциягә хәтле татар халкы мәгариф системасын үзе тоткан. Мәктәпләрне тоткан өчен үзе түләгән. Татар университеты турында күпме хыяллансак та, тормышка ашыра алмадык. Россиядә яһүдләрнең ике хосусый университетлары бар. Алар университет тота ала икән, ник без булдыра алмыйбыз? Без «татар тугач, яһүд елаган» дип мактанып йөрибез. Ә университетыбызны булдыра алмадык! Олигархларыбыз, миллионерларыбыз бар. Алар, җыелып, милли университет ясый алмыйлармы?» – ди журналист.

Шулай ук Рәшит Минһаҗев Нәкый Исәнбәтнең 3 томлык «Татар халык мәкальләре»н дә искә төшереп үтте. Аларда татар халкының педагогикасы ята. Балаларны шуңа нигезләнеп тәрбияләргә кирәк, ул безнең байлыгыбыз, дип төгәлләде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100