Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәшит Кәлимуллинга Адыгеяның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен бирделәр
Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин Адыгеяның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды. Бу хакта Адыгея Республикасы җитәкчесе Мурат Кумпилов Telegram-каналында хәбәр итте.
«Рәшит Фәһим улын безнең республиканың күптәнге дусты дип атый алам һәм аңа «Адыгея Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем биреп, бүләк тапшырдым», - дип язган төбәк башлыгы.
Кумпилов Рәшит Кәлимуллин һәм Адыгея Композиторлар берлеге рәисе, «Исламей» ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россия, Адыгея, Краснодар крае, Кабардино-Балкария һәм Карачаево-Черкесиянең халык артисты Аслан Нехай белән «Музыкаль Адыгея» халыкара академик музыка фестивале алдыннан очрашты. Бу вакыйганы тантаналы ачу чарасы бүген кич дәүләт филармониясендә узачак.
Сәясәтче сүзләренчә, фестиваль Россия Композиторлар берлеге җитәкчесе ярдәмендә тормышка ашырыла алган иҗади инициативалар рәтенә керә һәм ул классик музыканы яратучыларны бу форумга чакырды.
«Безнең өчен Адыгеянең зур иҗади проектларда катнашуы, шулай ук яңа инициативаларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булуы мөһим. Шуңа күрә без Россия Композиторлар берлеге белән милли сәнгатьне, һөнәри музыка культурасын үстерүдә алга таба хезмәттәшлек итәргә әзер», - дип өстәде Мурат Кумпилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз