news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Гыйләҗевка Татарстан Республикасының халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелде

Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә, Петербургтагы күренекле рәссам, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясенең мактаулы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗевка «Татарстан Республикасының халык рәссамы» дигән мактаулы исем бирелде. Бу бүләк рәссамга сынлы сәнгать үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелде. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Рәссамның хезмәтләре киң популярлык казанды. Алар Россия, Татарстан музейларында, дәүләт һәм шәхси чит ил коллекцияләрендә бар. Ул дүрт меңнән артык картиналар, пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, интерьерлар иҗат иткән. Санкт-Петербург җәмәгатьчелеге, рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм журналистлар Рәшит Гыйләҗевның сәнгать әсәрләрен югары бәяли. Рәссам Рәшит Гыйләҗев турында мәкаләләр, очерклар матбугатта басылып чыкты, Санкт-Петербург, Татарстан, Краснодар, Франция, Германия, Италиянең төрле программаларында берничә тапшыру күрсәтелде.

  • Рәшит Гыйләҗев Татарстанның хәзерге заман һәм тарихы белән бәйле тематик картиналар язган. Ул Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Индус Таһиров, шагыйрь Зөлфәт, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Казан мэры Камил Исхаков һәм башкаларның портретларын иҗат иткән. Быел Баулыда «Рәшит Гыйләҗев галереясы» ачылды.
news_right_1
news_right_2
news_bot