news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәсимә Шәмсетдинова: Татарстан – белем бирү сыйфаты буенча илдә алдынгылар рәтендә

Татарстанның халык укытучысы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында ясаган чыгышында барлык укытучылар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

«Сез укытучылар белән очрашу вакытында «алга таба юлыбызны мәгърифәттә күрәбез» дигән идегез. Соңгы елларда мәгариф үсешендә уңай үзгәрешләр күп күзәтелә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, төзекләндерелә, инфраструктура яңартыла, инновацион проектлар тормышка ашырыла», – диде Рәсимә Шәмсетдинова.

Ул Татарстанның белем бирү сыйфаты буенча лидерлар рәтендә булуын ассызыклады. «Бездә Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре илдәге уртача күрсәткечләрдән күпкә югары. Укучылар химия, информатика, робот техникасы буенча халыкара олимпиадаларда уңышларга ирешеп, республикага алтын, көмеш бронза медальләр алып кайтты», – диде.

Рәсимә Шәмсетдинова укучы уңышлары артында укытучы торуын искәртте. «Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче укытучылар әзерләү, аларның һөнәри үсешен тәэмин итү өчен республикабызда барлык шартлар тудырылган. Моның өчен барлык укытучылар исеменнән рәхмәт», – диде.

Рәсимә Шәмсетдинова бүген Татарстанда торак йортлар, спорт, сәламәтек саклау объектларын төзү, төзекләндерү игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте. «2025 елда үзенчәлекле архитектура корылмаларының берсе – Камал театры яңа бинасы үз ишекләрен ачты. 2020 елдан бирле сезнең тәкъдим белән «Безнең ишегалды» программасы эшли. Күләме, катнашучылар саны буенча илдә аңа тиңнәр юк. Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзү эше дәвам итә. Хәзер бу проектларны илнең башка төбәкләрендә дә үрнәк итеп алалар», – дип ассызыклады.

Ул, шулай ук, республикада узган еллар моңарчы күрелмәгән масштабта яңа юллар, күперләр ачу, төзекләндерү белән тарихка кереп калуын әйтте.

«Республикабызда яшәүче барлык халык вәкилләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә, күп милләтле халыкның бердәмлеген ныгытуга, татар милләтен берләштерүгә юнәлдерелгән башка адымнар Татарстанны уңайлы яшәү шартлары территориясенә әйләндерде. Бу халкыбызда республика һәм илебезнең киләчәгенә зур өмет уята», – диде Рәсимә Шәмсетдинова.

Ул Рөстәм Миңнехановка эшчәнлегендә уңышлар, көч-куәт, ныклы сәламәтлек теләп: «Хәерле сәгатьтә!» – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot