Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсимә Шәмсетдинова: Миңнехановның эшчәнлеге халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән
Татарстанның халык укытучысы, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында ясаган чыгышында Миңнехановның бөтен эшчәнлеге халык мәнфгатьләрен кайгыртуга багышлаганын әйтте.
«Бүген дулкынландыргыч вакыйга, күңелемдә чиксез горурлык хисе. Сайлауларда инандырырлык җиңүегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу күп милләтле Татарстан халкының сезгә, Татарстанның чын лидерына, ышанычын күрсәтә. Халык: «Ил гамен җиңгән ир ил агасы булган», – ди. Ил агасы булуыгыз белән тәбрик итәм», – дип мөрәҗәгать итте Рәсимә Шәмсетдинова Рөстәм Миңнехановка.
Ул узган биш ел республикабыз тарихында уңышлы, бай, нәтиҗәле эшчәнлек еллары буларак урын алганын искәртте. «Бу хезмәт сөючән Татарстан халкының сезнең җитәкчелек астында ирешелгән казанышлары», – диде.
«Сез гаять тирән эшлеклелек һәм зирәклек сыйфатлары күрсәтеп, дөньядагы, илдәге катлаулы вазгыять шартларында республика тормышында төп күрсәткечләрне саклап калу гына түгел, аларны эзлекле рәвештә арттыра алуга да ирешә алдыгыз. Бөтен эшчәнлегегезне халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлап, яшәү өчен уңай шартлар, уңай мохит тудыруга юнәлтеп барасыз, даими рәвештә искәртәсез, игътибар итәсез, җитәкчеләрне дә шуңа юнәлтәсез», – дип ассызыклады Рәсимә Шәмсетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз