Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәсимә Шәмсетдинова: Мәгариф системасының иң зур кимчелеге - кадрларны мәктәпкә әзерләмәү
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентлар белән очрашуда Татарстанның халык укытучысы, РФ югары уку йортларының атказанган хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Рәсимә Шәмсетдинова мәгариф системасының иң зур кимчелеге буларак мәктәптә укытырга әзер булган кадрлар булмавын атады.
«Бүгенге мәгариф системасының иң зур кимчелеге ул – кадрларның мәктәпкә әзерлекле булып бармаулары. Бүгенге көндә мәктәпләрдә шундый хәл: укытучы мәктәпкә килеп, беренче чиреген укытканнан соң, үзенең һөнәрен яратмый башлый. Ул: «Акчасы, шартлары юк, укытучылар, әти-әниләр усал», – дип әйтә дә ярты елда аңа ияләшкән һәм яратырга өлгергән укучыларын калдырып китә. Бер укытучы калдырып китә, аннары икенчесе, ә мондый хәл күпчелек очракта башлангыч сыйныфларда очрый, ягъни үзенең һөнәренә өйрәтелеп килмәгән укытучылар булуы - бик зур минус», – диде ул.
Абруйлы укытучы кешенең һөнәргә хезмәт хакына гына кызыгып килүе дөрес булмавын билгеләде. «Әгәр дә кеше эшкә акча эшләү өчен генә килә икән, ул – бу һөнәр кешесе түгел. Без укыта башлаган вакытта укытучыларның эш хакы, гомумән, бик түбән иде. Мәсәлән, 90нчы елларда укытучыларга акча түләмәгән вакытлар да булды. «Акчасы юк» дип, качмадылар. Дөрес, шул һөнәр кешеләре булмаучылар, базарга китеп сата башладылар һәм шулай юкка чыктылар», – ди ул.
Аның сүзләренчә, бары тик укытучы һөнәрендә генә бирелгән күңел җылысы күп тапкырлар арттырып кайтарыла. «Әлеге һөнәрнең иң мөһим, үзенчәлекле ягы – күңел җылысы белән алышыну. Рухи яктан бай булмаган кешегә бу һөнәргә килергә ярамый», – дип искәртте ул.
Рәсимә Шәмсетдинова башка мәктәптә уздырган дәрес вакытында укучының аңын югалтып егылуын да искә алды.
«Баланың егылуын хәбәр иткәч, бер укытучы: «Хәзер мин аны аякка бастырам», – диде. Чәй белән бутербродларын алып, бала янына кереп китте дә акрын гына чәен эчерде, аз-азлап кына ризыгын бирде. Әлеге баланың гаиләсе заводта эшли торган була һәм әтисе дә, әнисе дә, абыйсы да, әби-бабасы да эшсез, эш хакыннан башка кала. Шул вакыйга мине җиргә төшерде: бөтен кеше дә бит минем хәлдә түгел, укучылар арасында төрле вәзгыятьләр булырга мөмкин. Менә шуны онытмыйча эшли торган укытучылар кирәк безгә», – дип тәмамлады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз