Миңа үземнән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр: «Әйдә, син ник барып карамыйсың, барыбер депутат эшләрен башкарып йөрисең, барырга кирәк», – дип еш кына әйтәләр иде. Менә шул киңәшне истә тотып, «җәмәгать эшләрендә күп катнашам, ә нигә әле депутат вазифасында эшләмәскә, ул очракта мөмкинлекләр дә күбрәк булыр иде» дип уйладым. Шансларымны югары бәялим.
Муниципалитетларда хәл ителмәгән сораулар бик күп. Мәсәлән, дәүләт программалары буенча тракторлар, техника бирәләр. Ә кирәк-яраклар белән тәэмин итү, трактористка хезмәт хакы түләү, ягулык, ремонт мәсьәләләрен уйламыйлар. Халык та шундый сорауларны күтәрә.
Төрле программаларга керү буенча эшләргә кирәк. Яшерен-батырын түгел: мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар дәүләт программасы буенча гына төзелә, юллар да билгеле бер халык саны булган торак пунктларда салына. Әйтик, халкы 100 кешедән ким булган авыллар бу мөмкинлекләрдән мәхрүм калырга мөмкин. Парламентка узган очракта, муниципалитетларга депутат буларак ярдәм итәргә мөмкинлекләр ачыла. Ниндидер закон проектлары тәкъдим итеп, норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертеп, шулай ярдәм итеп булыр иде.
Депутат булырга теләүче милләттәшебезнең уй-хыялларын «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.