Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсим Баксиков Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгындагы стажировкасын төгәлләде
Россия Герое Рәсим Баксиков ТР Инвестицион үсеш агентлыгында стажировка үтте. Стажировка махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары өчен «Геройлар вакыты» программасы кысаларында оештырылган иде.
Баксиков уку барышында Татарстан Республикасының Бердәм презентация үзәге эше һәм ведомствоның барлык бүлекләренең эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, ул инвестиция проектларына экспертиза ясау нигезләренә, шулай ук норматив-хокукый актлар әзерләү тәртибенә өйрәнде.
Стажировка барышында дәүләти-шәхси партнерлык механизмнарына аерым игътибар бирелде. Рәсим Баксиков бигрәк тә республика районнары белән эшләү, шул исәптән җирле инвестицион мөмкинлекләрне үстерүгә юнәлтелгән «Муниципаль сәгать» проекты белән кызыксынды.
Стажировка агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашу белән тәмамланды. Ул Баксиковка Туган илгә карата мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт хезмәтендә уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз