Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсим Баксиков: Рөстәм Миңнеханов хәрби операция катнашучыларын игътибарсыз калдырмый
Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасында катнашты.
«Рөстәм Нургали улы безне игътибарсыз калдырмый. Махсус хәрби операция катнашучыларына, аларның гаиләләренә ярдәм төп мәсьәлә булып кала. Рөстәм Нургали улының иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы буларак, аның җиңүендә бер дә шикләнмәдем. Безнең хәрәкәт юнәлеше инде билгеләнгән. Без «тышкы яктан» нәрсә көтәсен, ничек эшләргә икәнен аңлыйбыз. Эшебезне дәвам итәчәкбез. Авырлыклар бар: махсус хәрби операция дә, санкцияләр дә, әмма безнең максат – икътисади-социаль үсеш. Без, һәрвакыттагыча, барысын да җиңеп чыгачакбыз», – дип сөйләде ул.
Ул Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешү тантанасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар, хөрмәт булуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз