Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсим Баксиков патриотик тәрбия проектына финансларны арттыруны сорады
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков «Татарстанда яшьләргә патриотик тәрбия бирү» төбәк проекты чараларын финанслар күләмен киредән карауны сорады. Бу хакта ул 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына бюджет турында закон проектын парламент тыңлауларында әйтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр иткәнчә, 2025 ел Ватан сакчысы елы дип игълан ителде, дип искәртте депутат.
«Илдә иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең динамик үзгәреп торуын исәпкә алганда, гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендә «2010-2025 елларга Татарстанда яшьләргә патриотик тәрбия бирү» төбәк проектын актуальләштерергә кирәк», – диде ул.
Рәсим Баксиков сүзләренчә, быел «Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасының «Татарстанда яшьләргә патриотик тәрбия бирү» төбәк проектына 10 миллион сумнан артык акча бүленгән. Ә 2025 елдан ел саен 31,3 млн сум каралган.
«Әгәр 2025 елга бюджет проектын карасак, без 20 миллионга артуны күрәбез. Әмма алар төбәк проектының төп программа чараларына кагылмый», – диде парламентарий.
Шул ук вакытта депутат әйткәнчә, 2022-2023 елларда Татарстанның Финанс министрлыгы экспертизасыннан соң проектны тормышка ашыруга ел саен 66,5 млн сум финанс кирәк булуы билгеләнә.
«Бу пунктны киредән карауны сорыйм. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәрвакыт актуаль. Моңа җитди карарга кирәк», – дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз