news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәсим Баксиков: Мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга кирәк

Рәсим Баксиков: Мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга кирәк
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова

Россия Герое Рәсим Баксиков мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга кирәклеген әйтте. Ул яшьләргә патриотлыкны формалаштыруда төп роль уйнаучы кешеләр турында сөйләде.

Мәскәүдә «Яшь юлдаш» проекты кысаларында Татарстан яшьләре Россия Геройлары белән очрашты. Яшьләр эшләре министрлыгы проекты буенча 500 кеше «Россия» күргәзмә-форумында булды.

Герой сүзләренчә, «туган илне яратырга кирәк» дигән сүзләр гаиләдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан һәрвакыт яңгырарга һәм аңлатылырга тиеш.

«Аннан соң – мәктәп. Анда берничә кеше патриотик тәрбия өчен җаваплы. Тарих укытучысы балаларга тарихыбызны җиткерә, аңлата белергә тиеш. Минемчә, федераль дәрәҗәдә мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлекне кайтарырга кирәк. Моның өчен хәрби җитәкче җавап бирергә тиеш, ә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы түгел. Мәктәп директоры хәрби хәрәкәт ветераннары, Россия Геройлары белән очрашулар, батырлык дәресләре өчен җаваплы», – дип сөйләде ул.

Герой сүзләренчә, хәрби-патриотик яшьләр оешмаларының да тәэсире зур. Ул массакүләм мәгълүмат чараларының да дөрес мәгълүмат бирү, дөрес фильмнар күрсәтү өчен җаваплы булуын искәртте.

«Патриотлыкны тәрбияләүдә тагын бер төркем җаваплылар барлыкка килде. Бу - блогерлар. Социаль челтәрләрдәге дөрес контент өчен алар һәм бу юнәлешне тикшереп торучылар җаваплы», - дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, патриотлык ул җитди гамәлләргә этәрә торган бөек хисләр генә түгел. «Патриотлык - үз-үзеңне саклау хисе. Без илебез өчен җаваплы, без монда яшибез. Киләсе буыннарга илне калдырасыбыз бар. Без аларның тормышы өчен җаваплы», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100