news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәсим Баксиков КНИТУ көллияте студентлары өчен батырлык дәресе үткәрде

ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ) көллиятендә батырлык дәресе үткәрде. Кичә узган чарада 150дән артык кеше катнашты.

«150дән артык кеше килде, моңа бик шатландым! Кызыклы әңгәмә өчен студентларга һәм укытучыларга рәхмәт», - диде Рәсим Баксиков.

Көллият студентлары Россия Героена үзләрендә окоп шәмнәре ясау эшенең ничек оештырылуын күрсәтте. Алар бу эшнең махсус хәрби операция башланганнан бирле алып барылуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100