news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәсим Баксиков: Безне куркытырга тырышалар, әмма алар безнең ачуны гына чыгара

Рәсим Баксиков: Безне куркытырга тырышалар, әмма алар безнең ачуны гына чыгара
Фото: © «Татар-информ»

Россия Герое Рәсим Баксиков Алабугада һәм Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында фикерләрен әйтте. «Татар-информ» белән сөйләшкәндә ул Украина мондый гамәлләре белән безнең ачуын гына чыгара, диде.

Баксиков фаҗига турында белүгә үк, зыян күрүчеләр булу-булмавы турында кызыксынган.

«Яраланучыларга тизрәк савыгуларын телим. Бүген вокзалда үзебезнең егетләрне хәрби операциягә озаттым. Аларга шушы яңалыкны әйттем. Дөресен әйткәндә, тулай торакка һөҗүм итү – түбәнлек. Бу хәл турында ишеткәч, аларның нинди объектларга һөҗүм итүләре турында белештем. Алар инфраструктурага да, заводка да һөҗүм итмәгән, нәкъ менә тулай торакка һөҗүм иткән. Бу курку уятты», – диде ул.

Рәсим Баксиков әйткәнчә, бу хәлгә карата аның позициясе хәрби иптәшләренеке кебек үк.

«Без, хәрби хәрәкәтләр алып баручы хәрби төркем, Украина Кораллы көчләре безнең ачуны гына китерә дип әйтергә телибез. Бу арттан кабахәтләрчә һөҗүм итү. Без инфраструктурага һөҗүм итәбез, ә алар тулай торакка. Алар кая һөҗүм иткәннәрен белгәнме, юкмы, анысын әйтә алмыйм, тик моның торак бина икәне күренеп тора бит, нигә анда һөҗүм итәргә? Дроннарда картинаны операторга тапшыра торган камералар юк дип уйлыйсызмы әллә? Күрәсең, алар безне куркытырга тырыша, тик, минемчә, алар безнең ачуны гына чыгара», – диде ул.

Офицер фикеренчә, моңа җавап итеп без һич кенә дә гражданнарга һөҗүм итәргә тиеш түгел.

«Без хәрби юнәлештә, хәрби хәрәкәтләр алып бару юнәлешендә эшләүне дәвам итәргә тиеш. Бу хакта әйтер сүзем бар, тик бу киң җәмәгатьчелек өчен түгел. Моның өчен акча алып яткан кешеләргә җәза бирелергә тиеш. Минем белән Татарстан гына түгел, ә тулаем Россия җәмәгатьчелеге килешер. Аларның барысына да тәмугта януларын телим», – диде ул.

Искәртеп үтик, бүген иртән республиканың Алабугадагы һәм Түбән Камадагы предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте.

«Хәзер тынычлык саклау һәм җинаятьчеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү гаять мөһим», – дип әйтте республика Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100