Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсим Баксиков: Җәлил шигырьләрендәге бөек куәтне вакыт узгач кына аңлыйсың
Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»н халыкка күрсәтү тантанасында Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты. Ул Муса Җәлил иҗатының хәзерге буын өчен, аеруча хәрбиләр өчен нинди мәгънәгә ия булуы турында сөйләде.
«Без мәктәптә Муса Җәлил шигырьләрен укыдык. Шул вакыттагы яшьлегебезне, акылның өлгермәгәнлеген исәпкә алганда, без ул шигырьләргә хәзерге кебек карамый идек. Җиңелчә карадык», – дип билгеләп үтте Рәсим Баксиков.
Герой бүгенге яшьләргә мөрәҗәгать итеп, шагыйрь мирасын яңадан укырга өндәде. «Сез аларны тагын укырсыз, без моның өчен барысын да эшләрбез. Сез безнең яшькә җиткәч, бу шигырьләрдә нинди зур куәт барлыгын аңларсыз», – диде ул.
«Минем иң якын дустым, Артиллерия училищесын тәмамлаган кеше, кайчандыр менә шушы постта (дәфтәрләр янында) басып торган иде. Ул хәзер хәрби операциядә, исемен әйтмим, ул сезгә фронттан зур сәлам тапшырды. Ул сезнең әтиегезне, барыбыз кебек үк, бик хөрмәт итә», – дип тәмамлады чыгышын Россия Герое.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз