news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Расих Ханнановның робагыйлары бер җыентык итеп басылды

Китапка шагыйрьнең мәңгелек кыйммәтләр, кешеләр мөнәсәбәте, яшәеш, хисләр турында язылган робагыйлары керде.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Октябрь аенда Татарстан китап нәшриятында шагыйрь, драматург Расих Ханнановның робагыйлары бер җыентык итеп басылды. Расих Ханнанов татар һәм башкорт укучысына “Имансызлар” пьесасы, “Тәмуг казанында” романы аша билгеле. “Күр әле бер генә”, “Ялгыз аккош күлләрдә” җырлары аның шигырьләренә язылган.

Шагыйрьнең үз сүзләренә караганда, робагыйлар язу күңелне бушатырга, кирәкмәгән уйлардан арынырга ярдәм итә:

“Эш арасында язам робагыйлар,
Башыма килгәндә тик шомлы уйлар.
Менә шулай җиңеләйтәм хәлемне –
Сафландырам җанымны һәм тәнемне”.

“Гомәр Хәйям кебек бөтен дөньяга белгеле шагыйрьләрдән соң робагыйлар язарга тотыну үзе үк кыюлык сорый, – дип яза Расих Ханнановның бу китабы турында филология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллин. – Кыскасы, бу җыентыкта урын алган робагыйларның эчтәлеген сөйләп тору кирәкмәстер. Әдәбият сөючеләр аларга үзләренең бәһасен бирер, үзләрен дулкынландырган күп сорауларга җава табар, дип ышанасы килә”, - ди галим. 

Китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100