news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раштуа уңаеннан Казанның җәмәгать транспорты эш сәгате озынайтыла

Җәмәгать транспорты 6 гыйнварда 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”).  Раштуа бәйрәме уңаеннан Казан чиркәүләрендә гыйбадәтләр үткәрелү сәбәпле, җәмәгать транспорты 6 гыйнварда 23.30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм гыйбадәтләре тәмамлануга 7 гыйнварда 1.30 сәгатьтә “Үзәк стадион” тукталышыннан шәһәрнең барлык районнарына тугыз автобус — № 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 91 маршруты буенча, ике автобус № 30 маршруты буенча һәм бер троллейбус №2 маршрут буенча илтәчәк.

8 гыйнварга кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100