news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раштуа бәйрәменнән соң казанлылар өчен махсус рейслар оештырыла

Казан халкы һәм кунакларын 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91 маршрут автобуслары һәм 2нче троллейбус йөртәчәк.

Раштуа бәйрәменнән соң казанлылар өчен махсус рейслар оештырыла
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнвар төнендә казанлылар өчен махсус рейслар оештырылачак.

Казан халкы һәм кунаклары шәһәрнең теләсә кайсы ноктасына 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91 маршрут автобусларында һәм 2нче троллейбуста барып җитә алачак.

Җәмәгать транспортына бәйле сораулар белән Казан профиль комитетының кайнар линия телефонына: (843) 275-30-50 мөрәҗәгать итәргә була. Шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә.

Бәйрәм 6 гыйнвар иртәсендә башлана. Митрополит Феофан Раштуа бәйрәмен Казанның Петропавловск соборында төгәлләячәк. Бу хакта «Татар-информ» элек хәбәр иткән иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot