news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раштуа бәйрәменә Никольское авылында рус мәдәнияте бәйрәме оештырыла

Ел саен җәй көне бу авылда «Каравон» республика рус мәдәнияте фестивале уздырылып тора иде, Раштуага да авыл урамында зур бәйрәм программасы әзерләнә.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнварда православ христианнар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне Лаеш районы Никольское авылында Раштуага багышланган рус мәдәнияте бәйрәме оештырылачак, дип хәбәр Татарстан митрополиясе.

Ел саен җәй көне бу авылда «Каравон» республика рус мәдәнияте фестивале уздырылып тора. Раштуага да авыл урамында җырлы-биюле, халык уеннары белән зур бәйрәм программасы әзерләнә. Бәйрәм көндезге 12дә башлана.

Шулай ук 7 гыйнварда Казанда, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Раштуа очрашулары» дигән хәйрия фольклор бәйрәме үтәчәк. Бу хакта Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмати үзәге хәбәр итә.

Биредә халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе эшләячәк. Ә 18.30 сәгатьтә «Духов День» фольклор ансамбле катнашында концерт башланачак. Бәйрәмне Казанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе үткәрергә ярдәм итә.

Әлеге берләшмә 12 гыйнварда Халыклар дуслыгы йортында «Вифлеем йолдызына юл» фестиваль-бәйгесен уздырачак. Анда катнашучылар җыр-бию, театраль һәм декоратив-гамәли сәнгать осталыгында көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100