news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раштуа алдыннан Татарстан чиркәүләрендә янгын иминлеге үтәлешен тикшерделәр

Чиркәүдә эвакуация юллары ачык булырга тиеш, ә ишекләр эчтән ачкычсыз ачылырга тиеш.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Раштуа бәйрәменә багышланган чаралалар Татарстанның 246 чиркәвендә узачак. Бәйрәм алдыннан инспекторлар гыйбадәтханәләрдә янгын иминлеге үтәлешен тикшерде.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 64 очрагы ачыкланган. Аларның алтысы хәл ителгән. Моннан тыш, чиркәүдә янгын булган очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелгән.

Хокук бозуларның бер өлеше чиркәүләрдә янгын сигнализациясе булмау, шулай ук янгын турында хәбәр итү системаларының төзексезлеге белән бәйле.

Раштуа вакытында чиркәүләрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.

Моннан тыш, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, чиркәүләрдә янгын сүндерү җайланмалары һәркем ала алырлык уңайлы урында һәм идән өстеннән 1,5 метр биеклектә кронштейннарда урнаштырылырга тиеш. Янгын сагы хезмәткәрләре телефоннары белән мәгълүмат күренә торган урында беркетелергә тиеш.

Чиркәүдә эвакуация юллары ачык булырга тиеш, ә ишекләр эчтән ачкычсыз ачылырга тиеш. Лампадалар һәм яктырткычлар өчен сыеклыкны металл шкафларда сакларга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100