news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рашат Якупов: Татар теле укытучысына кайвакыт артист та, клоун да булырга туры килә

«Татар теле дәресен биеп, җырлап, уен уйнатып, чәен эчертеп, баланы бөтен яктан зурлап, олылап үткәрергә туры килә», — ди татар теле укытучысы.

Рашат Якупов: Татар теле укытучысына кайвакыт артист та, клоун да булырга туры килә
kzn.ru

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәлам» дәреслеге авторы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов татар теле укытучыларына бүгенге көндә бик нык көч куеп, тырышып эшләргә — кайвакыт артист та, клоун да булырга туры килүен аңлатты.

«Татар теле дәресен биеп, җырлап, уен уйнатып, чәен эчертеп, баланы бөтен яктан зурлап, олылап үткәрергә туры килә. Шуңа күрә кайбер укытучылар татар теленнән өй эшен бирмәскә тырыша, бирергә курка. Бер яктан, бу дөрес вазгыять түгел. Нигә әле без дәүләт телен балаларга „өйрән инде“ дип кенә укытырга тиеш. Дәрес кызык үтми икән, балалар рус теле дәресенә генә китеп барачак», — диде ул.

Аның сүзләренчә, укытучыны татар телен укытырга кызыктырыр өчен даими рәвештә семинарлар үткәреп, дәртләндереп торырга кирәк. «Дәүләт тарафыннан „эшегез — кыйммәт“ дигән сүзләрне әйтү һәм аны гамәлдә күрсәтүне ешрак эшләү мөһим. Заманча укытуга бәйле төрле бәйге, грантлар тагын да күбрәк булса әйбәт булыр иде. Комплекслы якын килү кирәк», — диде Рашат Якупов.

«Татар теле укытучыларында демотивация көчле. Төрле кешеләр бар. Ихтыяҗ булса, укытучылар терәк күрсә эшләргә җиңелрәк. Ни өчен мин моны эшлим, шулкадәр авыр, дип зарланучы укытучылар бар. Трибуна янында утыручы кешеләргә алар аны сөйләмәячәк. Гадәттә, шыпырт кына, үзара сөйләшүләр була. Укытучы буларак әйтә алам, дәүләттән терәк кирәк. Ул күпмедер дәрәҗәдә бар, ләкин җитеп бетми», — ди укытучы.

Журналист, тел активисты Римма Бикмөхәммәтова татар теле укытучыларына түләү коэффициентлары башка хезмәткәрләргә караганда түбән булуын әйтте. «Укытучылар 2017 елда басым астында калды, татар теле укытучылары „ямьсез“ кешегә әйләнде. Аларның дәрәҗәсен күтәрәсе иде», — диде ул.

Татар теле укытучыларыннан «телне өйрәтү безгә генә калды, безгә тел мохите кирәк», — дигән сүзләр ишетәбез. Укучылар дәрестә татар телен өйрәнсәләр дә, урамга чыккач, һәрчак рус сөйләмен ишетәсең», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100