news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рашат Якупов Милли китапханәдә Татар теле үзәге булдыру тәкъдиме белән чыкты

Укытучы фикеренчә, татар теле үсешенә файда китерә торган проектларны ясарга теләүчеләр шактый.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле укытучысы, «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов Татарстанның Милли китапханәсендә методик үзәк, тел клублары, лекторийлар кергән Татар теле үзәген ачарга тәкъдим итте.

«Яшьләр өчен татар чаралары аз уза. Аралашу урыннарына ихтыяҗ бик зур. Милли китапханәдә заманча мәйданчык барлыкка килде. Татар рухын булдыру максатыннан, Милли китапханә белән берлектә Татар теле үзәге ачарга телибез. Милли китапханәдә көн дә татар яшьләре өчен очрашулар, лекторийлар, уеннар һ.б. узса, яхшы булыр иде. Проектның инициаторы — Тәбрис Яруллин», — диде Рашат Якупов.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Милли китапханәнең яшьләрне үзенә тартып тора торган урын була алуын, анда зур мөмкинлекләр булуын әйтте

«Татар теле үсешенә файда китерә торган проектларны ясарга теләүчеләр шактый. Яшьләр тәкъдим-идеяләрен безгә сөйләп, без белгечләрне җәлеп итеп, медиада җиткерә алабыз. Шул рәвешле, татар продукциясен, яшьләргә кызыклы булган контентны булдыра алыр идек», — диде Рашат Якупов.

Марат Әхмәтов бу проектка ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерде. «Ике-өч юнәлеше булса да эшләп китсә, яхшы. Аннан соң аны Казанның Мәдәният үзәкләрендә дә эшләп булыр иде», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100