news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рашат Якупов: Инглиз телен укыту тәҗрибәсенә таянып, “Сәлам” яңа буын дәреслеген төзибез

“Сәлам” дәреслегенең үзенчәлеге – игътибарны коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә җәлеп итү.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, «Сәлам» яңа буын дәреслеге авторларының берсе, Казанның 2нче лицей-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашат Якупов берничә автор белән берлектә “Сәлам” дәреслеген булдыру юнәлешендә эшли. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә хәбәр итте.

“Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен укытуның камилләштерү юлларын эзли, бу юнәлештә төрле-төрле адымнар башкара. Шуларның иң ачык мисалы – мин катнашкан проект. Узган ел без Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында оешкан проект офисында катнаша башладык. Аның кысаларында яңа буын дәреслекләре языла. Мисал өчен, бүгенге көндә без рус телле балалар өчен “Сәлам” дип аталган дәреслек өстендә эшлибез”, - диде ул Татар-информ хәбәрчесенә.

Рашат Якупов белдергәнчә, беренче сыйныф дәреслеге инде әзер, хәзерге вакытта икенче сыйныф дәреслеге төзелә. “Дәреслекнең үзенчәлеге – коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. Без – методика авторлары түгел. Бу – телне укыту тәҗрибәсе. Мин – инглиз теле укытучысы, инглиз телен укытуда булган тәҗрибәләрне, дәреслекләрне, аларның ничек эшләнгәнен карап, иң яхшы тәҗрибәләрне үзебезгә күчерергә булдык. Дөньяда инглиз теленнән дә яхшырак укытылган тел юк, аны бөтен җирдә укыталар, миллионнарча дәреслекләр чыгып тора. Без исә иң уңышлы, отышлы якларын гына алабыз. Төп игътибар уенга юнәлтелә. Бала татар теле дәресенә килеп, аның бу телгә мәхәббәте туарга, ул телне яратырга тиеш. Моңа төрле уеннар, кызыклы күнегүләр ясап ирешергә мөмкин. Тәрҗемә итеп кенә түгел, интерактив форматлар белән эш итәргә кирәк. Әгәр бала телне ярата икән, ул аны үзләштерә, өйрәнә. Дәреслек визуаль яктан да бик әһәмиятле. Аның өстендә көчле авторлар эшли. Алар 21 гасыр балаларына туры килгән матур фоторәсемнәр ясыйлар, иллюстрация, дизайн сыйфатлы башкарылган. Һәр сыйныф өчен аудиокүнегүләр, интерактив такта уеннары бар. Ягъни баланы төрле яктан кызыксындырабыз”, - дип сөйләде Рашат Якупов.

Билгеле булганча, Рашат Якупов - интернетта татар телен өйрәнү буенча иң зур «Учим татарский язык!» блогының авторы да әле ул. Үзе әйтүенчә, 3-4 ел дәвамында эшләгән бу төркемгә бүгенге көндә 44 меңгә якын кеше язылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100