news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рапирачы Марта Мартьянова Казанда БРИКС уеннарында җиңү яулады

Рапирачы Марта Мартьянова Казанда БРИКС уеннарында җиңү яулады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстаннан Олимпия чемпионы Марта Мартьянова Казандагы БРИКС уеннарында рапирада фехтование ярышларында алтын медаль яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Финалда спортчы шулай ук россияле Анна Соловьева белән ярышты. Уен 15:10 исәбе белән Мартьянова файдасына тәмамланды.

Өченче урынны россияле Владислава Пенюшкина һәм Белоруссия вәкиле Дарья Власова бүлештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100