news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ранис Габбазов: Халык җырлары күңелемә әбиемнән сеңгән - «Ватаным Татарстан»

Ул – кечкенәдән халык җырларын күңеленә сеңдереп үскән егет. Моңлы җырларны башкару аңа килешеп тә тора. Сәхнәгә чыгып баса да, башын бераз гына кыңгыр салып сузып җибәрә.

Ранис Габбазов: Халык җырлары күңелемә әбиемнән сеңгән - «Ватаным Татарстан»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

(Казан, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Энҗе Шәйхетдинова) Сүзебез Татарстанның атказанган артисты Ранис Габбазов турында. Соңгы вакытта җырчы гел юлда, канатланып, ашкынып иҗат итә, концертлар куеп йөри. Бушрак вакытын туры китереп, артистның иҗади планнары, тормыш хәлләре турында белештек.

Ранис, социаль челтәрләрне карасаң, хатының Гөлия белән гел кайдадыр концерт куясыз. Бик актив эшлисез, ахры.

– Әйе, бер дә туктап торган юк, районнарда да, авылларда да чыгыш ясыйбыз. Хатыным да гел үзем белән, бергәләп җырлыйбыз.

Авылларда халык концертка йөриме?

– Төрлечә була. Матди ягын карасаң, без сан белән алдырырга тырышабыз. Күпме кеше килсә дә, бишме, ун тамашачымы, йөзме, концертны барыбер куябыз. Беренче урында – программаны, үзебезне тәкъдим итү һәм алга таба үсү. Чит төбәкләргә дә чыгабыз. Түбән Новгород, Свердловск өлкәләренә дә барып кайттык. Күрше Мари Эл Республикасында да булдык. Үзем туып үскән Ульяновск өлкәсендә ел саен булырга тырышабыз.

Чит төбәкләрдә татар концертына халыкны җыю тагын да авыррактыр?

– Анда, киресенчә, күбрәк киләләр, чөнки милләттәшләребез татар җырларына сусаган, сагынганнар. Безгә: «Еракка йөрисез», – дип тә әйтәләр. Ләкин мин авырсынмыйм. Теләк, максат булса, ераклыгы сизелми.

Эстрада җырчылары яшьләрне җәлеп итү өчен тырыша. Ә синең тамашачың күбрәк өлкән буын. Син бу хакта уйланасыңмы?

– Бу хакта әйткәннәре бар. «Яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк», – диләр. Килешәм, ләкин җырың башта үзеңә ошарга тиеш. Бар нәрсә тәрбиядән бит. Җиһан әбием мине халык җырларын тыңларга өйрәтте. Бу вокал ягыннан да үсеш бирде. Башка формат җырларны тыңлаган булсам, бәлки тавыш та мондый булмас иде. Хәтерлим, мәктәптән кайта идем дә «Сарман», «Арча» көйләрен көзге каршына басып җырлый идем. Ульянда яшәгәндә халык җырларын барлык яшьләр дә тыңлый дип уйлый идем. Әлбәттә, концертларыма яшьләр өчен дә җырлар кертәчәкмен, әлеге юнәлештә эш бара. Ләкин репертуарымның төп нигезе – моң, халык җырлары. Башкача булдыра алмыйм, үз-үземә хыянәт итәсем килми. Бу минем күңелемә әбиемнән сеңгән.

Казанда да концерт куярга әзерләнәсез дип беләм. Ниндирәк программа булачак, бераз серләрне ача аласыңмы?

– Әйе, октябрьдә Казанда концерт куярга әзерләнәбез. Анда, шәп төркем туплап, гаиләбез белән чыгыш ясаячакбыз. Бу – күптәнге хыялым. Улыбыз Тимерлан да сәхнәгә чыгачак. Башта күз тияр, бәлки берничә ел чыгармаска кирәктер дип тә уйладым. Ләкин социаль челтәрләрдәге видеоларны күреп, кызыксынып язалар. Тимерлан бии дә, җырлый да, уен коралларында да уйный. Биюләрне видеолардан карап үзе өйрәнә. Аның кайбер концертларда инде чыгыш ясаганы бар. Тамашачы җылы кабул итте. Казан концертына биюләрен хореографлар белән куярга уйлыйбыз. Җырларны үзе сайлап өйрәнә. Илһам абый Шакиров җырларын бик яратып тыңлый, анысы – минем өчен аерым горурлык. Ул аларны мин әйтеп түгел, ә үзе теләп тыңлый.

Син да бала чакта шундый идеңме?

– Бик шаян идем. Балачактагы видеоларны карап утырам да, бигрәк актив булганмын, дип шаккатам. Мине дә әти-әни, әбием канатландырып торды, җырларга яратуымны күргәч, мактау сүзләре белән һәрвакыт үсендерделәр.

Мактау янында тәнкыйте дә була. Кеше сүзенә ничек карыйсың?

– Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Мисал өчен, базарга чыгасың, анда сатылган азык-төлекнең кайсын яратып ашыйсың, кайсын юк. Монда да шул ук бит инде. Кемдер сине ярата, кемдер яратмый. Кайбер фикерләргә колак салам. Мәгънәсез нәрсәләр дә язалар. Аларга игътибар итмим. Беренче вакытта гына күңелгә тия иде. Андый язучыларның битенә кереп карыйсың, анда фото да юк. Кем икәне дә билгесез. Димәк, нәрсә эшләгәнен уйлап, явызлык белән эшли.

Видеолар урнаштыра башлагач, хатыныма карата да төрле сүзләр язучылар булды. «Бу нәрсәләргә тыныч кара. Cин әле яңа кеше», – дип киңәшләремне бирдем. Моңа кадәр минем үземне генә күреп ияләшкән кайбер тамашачылар өчен янәшәмдә хатынымның да чыга башлавы шулай ук тискәре фикер тудырырга мөмкин бит. Андыйлар да язды. «Түзәргә кирәк, аннары тынычланырлар», – дидем. Шулай булды да. Бергә яздырган берничә дуэтыбызны күргәч, тынычландылар. Хәзер инде Гөлиянең үз җырлары да бар. Казан концертларына кадәр тагын биш җыр яздырырга уйлыйбыз. Һәр кеше үз хатынын мактый инде. Гөлия – профессиональ җырчы, тавышы да, моңы да бар. Ул сәхнәдә булырга тиеш.

Хатының турында гел тәмләп сөйлисең…

– Бу тема буенча шуны әйтәсем килә: яратмыйсың икән, яшәмәскә кирәк. Яратып яшәсәң, гаиләң дә матур, балаң да тыныч була. Тормышта төрле вакытлар була инде ул. Ләкин бер-беребезне аңлап яшибез. Минем Гөлия – зирәк хатын. Ул уйлап эш итә, артыгын сөйләшми. Мин үзем бик күп сөйләшәм.

Үз йортыгызны да салып чыккансыз.

– Безгә аны төзергә икебезнең дә әти-әниләребез булышты. Әтием төзүче иде. Урыны оҗмахта булсын, узган җәй китеп барды. Башта фатир алмакчы идек. Әти үз бригадасы белән булышты. Ярты елда салдык, инде җиде ел торабыз. Үземнең дә көчем керде.

Алайса эш рәтен беләсең. Җырчы булмасаң, нинди һөнәр сайлар идең?

– Башта төрле идеяләр күп. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән булыр идем. Тугызынчы сыйныфтан соң төзүче булырга да теләдем. Казанга килгәч, «Татар моңы» конкурсында катнаштым. Шунда Миңгол абый Галиев күреп алды да: «Нинди төзүчегә уку, син җырчы булырга тиеш», – диде. Театр училищесына керергә киңәш итте. Мин бит Ульянда рус мәктәбендә белем алдым, татарча сөйләшүем дә ул кадәр шәп түгел иде. Татарча җырларны да сүзләрен аңламыйча җырладым. Театр училищесы миңа бик булышты, укытучыларга рәхмәт. Фәрит абый Бикчәнтәевтә укыдым. Аннары мәдәният институтында Винера Әхәтовнада белем алдым. Рифат абый Фәттахов белән эшләдем. Аллаһы Тәгалә миңа һәрвакыт әйбәт кешеләрне җибәреп торды. Аларның киңәшләрен истә тотам.

Өч теләгеңне тормышка ашыру мөмкинлеге булса, ни сорар идең?

– Мин хәзер алдагы тормыш турында уйлана башладым. Балаларыбыз әйбәт яшәсен, дөнья тыныч булсын иде, дип телим. Намаз да укый башлагач, башка төрле уйлар килә. Бар нәрсә дә вакытлыча бит: проблемалар да, шатлыклар да. Балаларыбыз әйбәт заманда яшәсен иде. Икенчесе – иҗатым озын гомерле булсын, халыкка кирәкле булып яшәргә язсын иде. Бу – җырчы өчен зур бәхет. Өченчесе – үземнең, туганнарым, дусларымның исән-сау булуы. Исәнлек кирәк. Бераз салкын тисә дә, юньләп җырлый да алмыйсың, эшең дә бармый. Әти китеп баргач, мин бар нәрсәне башкача кабул итә башладым. Иң якын кешеләреңне югалтудан да авыры юк. Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың аны. Исән чакта матур сүзләрне күбрәк әйтик.

news_right_1
news_right_2
news_bot