news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ранис Габбасов тормыш иптәше белән дуэтларны сирәк башкару сәбәбен аңлатты

Ранис Габбасов тормыш иптәше белән дуэтларны сирәк башкару сәбәбен аңлатты
Фото: туры трансляциядән скриншот

Җырлы гаилә Гөлия Сәгыйтова һәм Ранис Габбасов ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда катнашты. Алар бергә дуэт башкардылар.

«Гөлия бала карады һәм аның күбрәк аерым чыгышлар ясап, күбрәк үзен күрсәтәсе килә. Ул минем концертларда катнаша, һәм үзе генә чыгыш ясаганда, тамашачы аны башка яктан да ачып җибәрә. Җырны дуэтта башкарганда ул бер төрле яңгырый, ә ялгыз башкарганда ул икенче яктан ачыла», – дип аңлатты Ганис Габбасов тормыш иптәше белән башкарылучы дуэтларның азлыгын.

Ранис Габбасов әйтүенчә, гомумән, дуэтлар башкару ул кем белән дә авыр, чөнки тавышны туры китерергә кирәк, чикләүләр туа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100