news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ранэль Зиннәтуллин: Балаларда татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уятырга кирәк

Телне өйрәнгәндә уен формасын кулланган очракта, сизелерлек уңышларга ирешергә мөмкин, дип саный Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле.

Ранэль Зиннәтуллин: Балаларда татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уятырга кирәк
Султан Исхаков

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Уен формасын кулланып, балаларда татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уятырга кирәк, дип белдерде Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтулин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

«Әгәр балалар татар телен генә түгел, информатика, физика, химия һ.б. фәннәрне дә уен формасында өйрәнә икән, без зур уңышларга ирешәчәкбез», - диде ул.

Зиннәтуллин фикеренчә, балаларга телне үзләштерергә өйрәтергә, моның өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

«Әгәр без татар телен яки башка фәннәрне балаларның бәхетле киләчәге белән бәйләсәк, алар чиратка тезелер һәм әти-әниләреннән ярдәм сорар дип уйлыйм», - дигән Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле. 

news_right_1
news_right_2
news_bot