news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәмзия Галимова: Яшьләр арасында төрле тематика буенча аерым блогларны үстерәсе килә

Рәмзия Галимова: Яшьләр арасында төрле тематика буенча аерым блогларны үстерәсе килә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«ШӘП ПРОДАКШН» проектының яңа сезоны башлана. «Идел» яшьләр журналы баш редакторы Рәмзия Галимова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында яшьләр арасында төрле тематика буенча татар телендә аерым блоглар үстерү максаты куелганын әйтте.

Ул бу проектның моңа кадәр «Ялкын» журналы тарафыннан тормышка ашырылганын искәртте. «Без «Татмедиа»да шәп» дигән исем астында «TikTok»та проект эшли башлаган идек. Ул вакытта популяр блогерлар катнашкан иде. Башлап җибәргәндә, татар телен популярлаштыру, татар блогерларын бергә җыю максаты куелган иде», – дип искә алды.

Быелгы проектта, «Идел» – яшьләр журналы булгач, социаль челтәрләрдә үзе турында сөйләргә, үсәргә теләгән яшьләр өчен эшләргә дигән максат куелган. «Безгә төрле темаларга багышланган блоглар җитми, рус телендә андый блоглар күп. Күз алдыгызга китерегез: татар телендә үз блогын алып бара торган яшь табиб, я биюче… Алар үз һөнәрләре турында кызыклы әйберләр турында сөйли алыр иде», – ди Рәмзия Галимова.

Проект авторлары әйтүенчә, башта 18-30 яшьтәге кешеләрдән генә гаризалар кабул ителә дип игълан ителсә дә, соңрак яшь чикләүләрен алырга уйлаганнар. Рәмзия Галимова фикеренчә, бу күңел халәтенә бәйле. Кемдер 25-30 яшьтә дә сүлпән булырга, ә кемдер 40-45 яшьтә дә бик актив рәвештә үз блогын алып барырга мөмкин, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot